Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2017 елның гыйнвар-ноябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг әзерләнде.
"Татарстан Республикасының дәүләт заказы агентлыгы" АҖ генераль директоры Яков Геллер Яшел Үзән шәһәре эшкуарлары һәм заказчылары каршысында электрон мәйданчыкларда сатып алулар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Киңәшмә кысаларында ул сатып алулар уздыру өчен интернет-мәйданнарын күрсәтте, аларның берсе – кече һәм урта бизнес өчен bp.zakazrf.ru сайты.
Әлеге түләүсез ресурсның база максатлары булып түбәндәгеләр тора:
• Халыкның Россия Федерациясе субъектларының төбәк һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегеннән канәгать калу дәрәҗәсен арттыру;
• Федераль хакимият органнары ягыннан төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге һәр дәүләт ведомствосына дифференциацияле якын килүне тәэмин итү, аның үсеш үзенчәлекләрен анализлау .
"Татарстан Республикасының дәүләт заказы агентлыгы" АҖ генераль директоры Яков Геллер Яр Чаллы шәһәре эшкуарлары һәм заказчылары каршысында электрон мәйданчыкларда сатып алулар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады, бу мәйданчыкларның берсе – кече һәм урта бизнес өчен bp.zakazrf.ru сайты.
2017 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы Яр Чаллы территориясендә эшчәнлек башкару турында килешү төзүгә заявкалар карау буенча республика комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча VIII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә уздырыла. Бүләкләү тантанасы 2017 елның 25 декабрендә "Корстон-Казан" кунакханә комплексында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашу уздырды.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында булды.
Узып баручы елга алдан ясалган нәтиҗәләр Татарстан Республикасы икътисади үсешенең уңай темплары турында нәтиҗә чыгарырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Муниципаль берәмлекләре советының XII съездында чыгыш ясаганда белдерде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Түбән Кама, Зеленодольск һәм Чистай муниципаль районнары җирле үзидарә органнары белән берлектә монобәйлелекне киметү максатларында үткәрелгән эш кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 22 декабрендәге карарлары белән Түбән Кама, Зеленодольск һәм Чистай моношәһәрләре территориясендә социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән яңа территорияләр (алга таба - СИҮАБТ) булдыру турында карарлар кабул ителде.
Зеленодольск, Түбән Кама һәм Чистай моношәһәрләренә СИҮАБТ статусын алу 10 ел эчендә моношәһәрләрдә кимендә 7 мең даими яңа эш урыннары булдырырга, СИҮАБТгә инвестицияләр күләме 23,7 млрд сум, шул исәптән капитал кертемнәре күләме (НДСтан башка) 19 млрд сум булган кимендә 76 резидент җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
2018 елның 28-29 июнь көннәрендә Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган "Россия-Европа: Чикләрсез Хезмәттәшлек" XI эшлекле партнерлар форумы була. Форумның беренче көнендә "Россия - Европа сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре һәм төбәкара хезмәттәшлек", "бизнесның цифрлы чорга күчүе: Россиядә Европа компанияләренең өстенлеге" темалары буенча фикер алышулар булачак.
Форумның икенче көне Россия һәм Европа компанияләре, Россиянең потенциаль инвесторлары һәм Европа илләре инвестицияләрен җәлеп итү агентлыклары арасында сөйләшүләр уздыруга багышланачак.
Инвестиция проектларын һәм эшлекле хезмәттәшлек буенча фикерләрен тәкъдим итү өчен Татарстан Республикасының сәнәгать компанияләре чакырыла.