Коммерциясез оешмалар һәм социаль предприятиеләр "Киләчәк рекламасы" россиякүләм социаль реклама конкурсында катнашуга чакырыла

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның декабреннән башлап Россиянең коммерциясез оешмалары һәм социаль предприятиеләре өчен 2015 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 1 февраленә кадәр оештырылган социаль реклама кабул итү эше башланып китте. Конкурсны Россия Федерациясе Президентының Президент грантлары фонды тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә тапшырылган гранттан файдаланып "Гарант" берләшмәсен үстерү хәйрия фонды оештыра.

Конкурска басма рекламаны, аудио һәм видеорекламаны, шулай ук СОНКО мәгълүмати ярдәм, хәйриячелек, иреклелек һәм социаль эшкуарлык кампанияләрен тапшырырга була.

Эшләр 2018 елның 28 февраленә кадәр конкурсның  РЕКЛАМАБУДУЩЕГО.РФ. рәсми сайтында кабул ителә.

Барлык сораулар белән конкурс кураторына – Владимир Вайнерга мөрәҗәгать итәргә мөмкин, vorgkomitet@gmail.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International