Бүген, 2018 елның 19 гыйнварында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында эш сәфәре белән Германия Федератив Республикасы Вәкиллегенең Икътисад департаменты җитәкчесе Томас Граф булып китте.
Әлеге визит кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов киңәшмә үткәрде, аның барышында Татарстан Республикасының икътисадый мөмкинлекләре күрсәтелде һәм немец компанияләренең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлеге, шулай ук чит ил производстволарының төбәк территориясендә урнашуы турында фикер алышынды.