2017 елның 18 гыйнварында "Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр" Гайдар форумының "Цифрлаштырылган җитештерү чорында кластерлы якын килү" чарасы кысаларында "Инновацияле кластерларны - дөньякүләм дәрәҗәдә инвестиция өчен кызыклы лидерларны үстерү" өстенлекле проектында катнашучыларның Европа бизнесы ассоциациясе тарафыннан җәлеп ителә торган потенциаль чит ил инвесторлары белән питч-сессиясе узды.
Төбәк хакимияте органнарының Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү өлкәсендәге планнары, кластерның потенциаль катнашучылар өчен төп өстенлекләре һәм кластерның халыкара хезмәттәшлеге кысаларында уртак проектларны гамәлгә ашыруның уңышлы мисаллары турындагы доклад белән "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" коммерциягә карамаган партнерлыгы" ассоциациясе вице-президенты Марат Гайнуллин чыгыш ясады.
Питч-сессия барышында шулай ук уртача сроклы чорга инновацияле территориаль кластерларны үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыруның өстенлекле бурычлары турында фикер алышынды.