2018 елның 19 гыйнварында "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмэт-Милосердие" берләшмәсе әгъзалары һәм республика муниципаль берәмлекләренең хатын-кыз депутатлары берләшмәләре җитәкчеләре өчен уку-укыту семинары булды.
Кереш сүз белән республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларның "Мәрхәмэт-Милосердие" берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова мөрәҗәгать итте.
Икътисад министрлыгыннан вәкил министр урынбасары Олег Пелевин булды.
Олег Пелевин үз чыгышында Стратегия-2030 ны гамәлгә ашыруның "Кеше капиталы" юнәлеше буенча төп нәтиҗәләре турында, шулай ук хәл ителергә тиешле бурычлар хакында сөйләде.
Семинарга йомгак ясалганнан соң, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.