"Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" Федераль законга үзгәрешләр керде

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елның 29 декабрендәге 479-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законга дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү күпфункцияле үзәкләрендә (МФЦ, "Минем документлар" офислары), гариза бирүче тарафыннан бер генә гариза бирелеп, берничә дәүләт хезмәтен (муниципаль хезмәтне) күрсәтү мөмкинлеген беркетү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

МФЦ документлар комплектын үзе туплаячак һәм комплекслы мөрәҗәгать буенча һәр хезмәт күрсәтү өчен кирәкле барлык гамәлләрне дә үзе башкарачак.

Бердәм гариза буенча күрсәтелә торган федераль хезмәтләрнең исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе белән билгеләнәчәк, аның проектын Россия Икътисадый үсеш министрлыгы эшләгән. Региональ һәм муниципаль хезмәтләр шулай ук бердәм гариза кысаларында күрсәтеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International