2018 елның 10 сентябреннән алып 15 сентябренә кадәр Алушта шәһәрендә (Кырым Республикасы) чираттагы "Икътисадның инновацияле үсеше проблемалары һәм перспективалары: төбәкләрне үстерүнең инновацияле юлы" 23 нче халыкара фәнни-гамәли конференциясе булачак. Конференция эшендә гадәттәгечә милли фәнни академияләр, министрлыклар һәм ведомстволар, өлкә һәм җирле дәүләт администрацияләре, инновацияле предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, югары уку йортлары галимнәре һәм белгечләре катнаша.
Оештыру комитеты катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны кайбер элекке конференцияләр турында материаллар куелган www.uiis.com.ru Кырым Фәнни-техник берлеге сайтына ("Халыкара конференцияләр" бүлеге) урнаштырачак. Җаваплы зат: Кырым Фәннәр академиясе вице-президенты, Кырым Фәнни-техник берлеге президенты Слепокуров Александр Семенович, тел. +7-978-751-87-14, e-mail: slepokurov_al@mail.ru.