Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2017 елның гыйнвар-декабрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг әзерләнде.
2017 елның гыйнвар-ноябрь айлары буенча гомуми рейтингта Казан ш. (1 урында), Әлмәт (2 урында) һәм Түбән Кама (3 урында) муниципаль районнары лидирлык позицияләрен алды.
Рейтинг белән тулырак итеп "Социаль-икътисадый үсеш фаразлары һәм нәтиҗәләре" бүлегендә "Территориаль үсеш" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «РМА Рус» Германия компаниясе генераль директоры Томас Эгон Плохер белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы Лариса Глухова, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Искәритк, 2014 елдан "Алабуга" МИЗ территориясендә газ чыгару сәнәгате өчен шарлы краннар җитештерүче «РМА Рус» заводлы эшләп килә.
Рөстәм Минңеханов һәм Томас Эгон Плохер җитештерү барышы, алга таба предприятие мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Бер ел элек Россия, 12 нче урыннан 25 нче урынга төшеп, берьюлы берничә позицияне югалткан иде.
Энергия чыганакларына бәяләрнең төшүе һәм санкцияләр кертелү илгә үз позицияләрен кайтарырга комачаулады.
2018 елда АКШ алты елга беренче тапкыр лидерлар унлыгына керә алмаган.
Позицияләренең начарлануына югары белемнең нәтиҗәлелеге кимү сәбәп булган.
Беренче һәм икенче урыннар узган елдагыдан үзгәрешсез калган: топ лидеры
– Көньяк Корея, икенче урында – Швеция. Өченче урында –
югары белемнең югары нәтиҗәлелеге һәм популярлыгы хисабына өч урынны сикертеп узган Сингапур.
"Татарстан Республикасының уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыяте" иҗтимагый оешмасының 60 еллыгы җиткәндә Бөтенроссия уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыятенең (БУРҖ) мәгълүмат-аналитика үзәге "Татарстан Республикасы: новаторлык һәм инновацияләр лидеры (Уңай тәҗрибә, проблемалар)" материалын әзерләде.
Әлеге материал буклет рәвешендә эшләнгән, анда республика хакимиятләренең уйлап табучылар һәм рационализаторлар бергәлеге белән үзара хезмәттәшлегенең уңышлы тәҗрибәсе турында мәгълүмат бар, шулай ук Татарстан Республикасының инновация эшчәнлеген үстерү һәм интеллектуаль милеккә идарә итү өлкәсендәге иң яхшы практикаларына һәм тәҗрибәләренә анализ ясала.
БУРҖ әлеге материалны туплаганда Татарстан Республикасы хакимияте органнарының һәм "Татарстан Республикасының уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыяте" иҗтимагый оешмасының рәсми сайтларындагы ачык мәгълүматлардан файдаланган.
Күрсәтелгән мәгълүмат-аналитика материалы белән сылтама буенча үтеп танышырга мөмкин.
2018 елның 30 гыйнварында Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт советы эшче төркеменең беренче утырышы булды, анда Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышына әзерлек мәсьләләре турында фикер алыштылар. Әлеге утырышның темасы "Россия Федерациясе субъектларының Россия Федерациясендә конкуренцияне үстерүгә ярдәм буенча эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре" булачак.
Очрашу Левитин Игорь Евгеньевич – Россия Федерациясе Дәүләт советы секретаре, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Бречалов Александр Владимирович – эшче төркем җитәкчесе, Удмурт Республикасы Башлыгы, Артемьев Игорь Юрьевич – Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе, Пузыревский Сергей Анатольевич – Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары, редакция төркеме җитәкчесе катнашында үтте.
Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.
Эшкуарлыккка ярдәм һәм аны үстерү үзәгендә эшмәкәрләргә кредитны ничек рефинанслап булу, лизинг компанияләренең нәрсә тәкъдим итүләре һәм Татарстан Республикасы Гарантия Фондының нинди мөмкинлекләр бирүе турында сөйләделәр
Уку-укыту семинарын "Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе" АҖ генераль директоры Марат Шакиров, МСП Банкның Казан шәһәрендә Вәкиллеге региональ директоры Илдар Зарипов һәм "Татарстан Республикасы Гарантия Фонды" коммерциягә карамаган оешмасы директоры Тимур Темиргалиев алып барды.
Семинарда катнашучылар Татарстан Республикасының Гарантия Фонды эше белән таныштылар. Тимур Темиргалиев сүзләренә караганда, Гарантия Фонды эшчәнлегендәге төп өстенлек – ике баскычлы система. Үзенчәлеге – Гарантия Фондына турыдан-туры мөрәҗәгать итүнең кирәк булмавында. Артык бирелгән сумма, ягъни кредит биргән өчен комиссия, шулай ук шактый түбән. Аерым алганда, моношәһәрләр резидентлары һәм "Түбән Кама" СИҮАБТ булачак резидентлары өчен Гарантия Фондында 0,75% ташламалы ставкасы каралган.
2018 елның 18 мартында узачак Россия Президентын сайлаулар көнендә теркәлү урыны буенча була алмаган Россия Федерациясе гражданнары игътибарына: бу очракта сез теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә аласыз. Моның өчен сезгә булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны алдан ук биреп куярга кирәк. 31 гыйнвардан башлап мондый гаризаны бөтен республика буенча урнашкан күпфункцияле үзәкләрләрнең (КФҮ) 54 офисының ("Минем документлар") теләсә кайсында, шулай ук яши торган халкы 1 мең кешедән артык исәпләнгән авыл җирлекләрендә оештырылган КФҮ өстәмә офисларында бирергә мөмкин.
Шуңа игътибар итегез: гариза сайлаучының шәхсән үзе тарафыннан паспортын күрсәтеп тапшырыла, һәм гаризаны бары тик бер тапкыр тапшырырга ярый. Булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризалар кабул итү КФҮдә 31 гыйнвардан алып 12 мартка кадәр башкарыла.
КФҮ офислары адреслары һәм аларның эшләү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән республика КФҮнең http://mfc16.tatarstan.ru/ сайтында танышырга мөмкин. Булачак тавыш бирүләр турында белешмәләр, шул исәптән сайлау комиссияләренең адреслары Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең http://www.cikrf.ru/ сайтына урнаштырылган.
Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре 2017 ел йомгаклары буенча 1,2 трлн сумнан артык суммалык продукция төяп җибәрде. Комплексның база предприятиеләрендә уртача алынган файда бер кешегә 14,5 млн сум тәшкил итте. Мондый күрсәткечләрне кичә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлары Советы утырышында җиткерделәр.
2018 елның 13 февралендә Мәскәүдә "Эшлекле Россия" гомумроссия иҗтимагый оешмасы мәйданнарында Технологик үсеш агентлыгы кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен үз мөмкинлекләрен күрсәтүне планлаштыра, аның кысаларында Агентлык үзенең эшчәнлеге, төп сервислары турында һәм нәтиҗәле технологик алымнар эзләүдә Россия компанияләренә булышлык күрсәтүе хакында, шулай ук фармацевтика, нефть химиясе һәм экология өлкәләрендә берничә югары технологик проект турында сөйләячәк.
"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен 2018 елның 3 апрельдән алып 6 апрельгә кадәр Мәскәү шәһәрендә узачак (ЦВК «Экспоцентр») «MosBuild/WorldBuild Moscow 2018» халыкара төзелеш һәм бизәлеш материаллары күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Учитывая ограниченное количество мест, заинтересованных в участии предпринимателей, просим до 12 февраля 2018 года сообщить о своем решении в Центр поддержки экспорта РТ по тел. (843) 524-76-70 или по электронной почте tatexport@yandex.ru.