Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә "Түбән Кама" социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территориядә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешү төзүгә гаризалар карау буенча республика комиссиясенең беренче утырышы булды.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты. "Түбән Кама" социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территориядә (СИҮАБТ) "Буялган рулонлы корыч һәм аннан эшләнмәләр җитештерүне оештыру" инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча "КАМАСТАЛЬ" ҖЧҖ компаниясе гаризасы хупланды.
Инвестиция проекты бәясе 428,7 млн сум. Инвестиция проектының СИҮАБТ резиденты тарафыннан гамәлгә ашырылуы кысаларында капитал кертемнәр күләме 173,3 млн сум (моңа НДС керми) тәшкил итәчәк. Юридик зат СИҮАБТ резидентлары реестрына кертелгәннән соң капитал кертемнәр күләме НДСтан тыш 170,2 млн сум, шул исәптән 1 ел эчендә – НДСтан тыш 126 млн сум булачак. Инвестиция проектын финанслау чыганагы үз акчаларыннан һәм заемга алган акчалардан гыйбарәт. 2018 – 2027 еллар дәвамында булдырыла торган инвестиция проектына өстәлгән бәя 1 379,7 млн сум тәшкил итәчәк.
Проектны гамәлгә ашыру барышында кимендә 58 яңа эш урыны булдыру, СИҮАБТ резидентлары реестрына кертелгәннән соң 1 ел эчендә – 27 эш урыны булдыру планлаштырыла. Эш урыннарының гомуми саны 63 берәмлек тәшкил итәчәк.
Якын арада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты һәм "КАМАСТАЛЬ" ҖЧҖ арасында "Түбән Кама" СИҮАБТдә эшчәнлек алып бару турында Килешү төзеләчәк, шуннан соң Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы әлеге компанияне Россия СИҮАБТ резидентлары реестрына кертү өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгына мәгълүмат җибәрәчәк.
"КАМАСТАЛЬ" ҖЧҖ компаниясе "Түбән Кама" СИҮАБТнең беренче резиденты булачак.