Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Икътисад өлкәсендәге казанышлары һәм озак еллар дәвамындагы фидакарь хезмәте өчен "Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы" мактаулы исеменә республиканың икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева лаек булды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан 44 кеше үз бүләкләрен алды.
ТР ИМ матбугат хезмәте