Бүген ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган "Урман утырту көне" акциясенә үзләреннән зур өлеш кертте.
Акция гадәттәгечә Татарстан Республикасының барлык урманчылыкларында да үтте. Казан шәһәре тирәсендә өч утырту кишәрлеген билгеләгәннәр иде (Биектау муниципаль районында Щербаково поселогы янында һәм "Зәңгәр күл" тыюлыгы янәшәсендә, ә бер кишәрлек – Лаеш муниципаль районында Вороновка поселогы тирәсендә).
Әлеге акциянең максаты – республиканың урман ресурсларын торгызу һәм арттыру гына түгел, ә гражданнарда урманга карата сакчыл булуны тәрбияләү, аны саклап калуга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, экологик мохитне яхшырту.