Россия Хөкүмәте 2025 елга кадәр автомобиль сәнәгатен үстерү стратегиясен раслады

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2025 елга кадәр автомобиль сәнәгатен үстерү стратегиясен раслады. Бу хакта Россия Икътисадый үсеш министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт документында автомобиль төзелеше өлкәсенең чынбарлыктагы торышына анализ ясалган, әлеге юнәлешне үстерү максатлары һәм өстенлекләре, нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре билгеләнгән, стратегияне гамәлгә ашырганда туарга мөмкин куркынычлыкларны бәяләү һәм аларны булдырмау ысуллары китерелгән.

Стратегияне гамәлгә ашыру, аерым алганда, Россиядә бөтен типтагы автотранспорт чаралары паркын яңартуны һәм сатылу дәрәҗәсе тиз арта торган продуктларның (электромобильләр һәм пилотсыз транспорт чаралары өчен елына 40 – 50%) яңа линейкасын барлыкка китерүне, Россия территориясендә автомобильләр җитештерүне һәм автомобиль комплектларын җитештерүне үстерүгә инвестицияләрне арттыруны тәэмин итәчәк. 

Стратегия "Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкуренциягә сәләтле булуын арттыру", "Тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерү" дәүләт программалары һәм башка программалар кысаларында гамәлгә ашырылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International