Иртәгә Эшкуар йортында гражданнарны күчмә кабул итү үтәчәк

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Иртәгә (2018 елның 16 майда) Эшкуар йортында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин гражданнарны күчмә кабул итәчәк. Кече һәм урта бизнес вәкилләре үз сорауларын бирә алачак. (843) 524-91-11 телефоны буенча алдан язылу таләп ителә.

Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28 нче й.) гражданнарны күчмә кабул итү һәр чәршәмбе 15.00 алып  17.00 кадәр башкарыла.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International