Сәяси экономия, политология, икътисадый һәм институциональ үсеш өлкәсендә белем һәм тикшеренүләр нәтиҗәләре белән алмашу. Шул максаттан 7 июньнән алып 9 июньгә кадәр Мәскәүдә Халыкара институтларны өйрәнү һәм үсеш үзәгенең "Үсеш сәяси экономиясе: тарихи һәм хәзерге факторлар" 7 нче еллык конференциясе була.
Чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек урнаштыру, проектларны индустриаль күргәзмәдә тәкъдим итү һәм яңа технологияләр куллану мәсьәләләре турында фикер алышу. Мондый мөмкинлекләрне СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбендә 4 августта узачак "Цифр Икътисад Форумы" бирә. Чара бөтен Россиядән хакимият һәм эшлекле даирәләр вәкилләрен, инновация компанияләре вәкилләрен һәм алдынгы уйлап табучыларны, юристларны, икътисадчыларны, ММЧ һәм мәгълүмат ресурслары хуҗаларын берләштерәчәк. Форумда 3000 якын кеше катнашыр дип көтелә.
"Иң яхшы 1С:ИТС кулланучы" VII Бөтенроссия конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү дәвам итә. Быел ул 4 номинация буенча узачак:
- "Эшкуарлык хокукы",
- "Бухгалтерлык һәм салым исәбе",
Татарстан эшкуарлары үз продукцияләрен «РосЭкспоКырым. Көндәшлеккә сәләтлелек". Россия җитештерүчеләренең V күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Чара Ялтада агымдагы елның 8-10 июне көннәрендә үтәчәк.
"РосЭкспоКырым" азык-төлек җитештерүчеләрне һәм дистрибьюторларны бер мәйданчыкка туплаячак. Күргәзмәдә Россия җитештерүчеләре продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, аерым алганда:
Фәрит Габделганиев WorldSkills Netherlands генераль директоры Йос де Гой белән очрашты.
Татарстан эшкуарлары XV Кытай халыкара кече һәм урта эшкуарлык күргәзмәсендә – CISMEF 2018 – катнашырга чакырыла. Чара 2018 елның 10 – 13 октябрендә Гуанчжоу шәһәрендә узачак. Эшмәкәрләр үз продукцияләрен күргәзмәнең түбәндәге тармак профильләрендә тәкъдим итә алалар:
Россиядә быел 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында "Футбол икътисады" 2 нче Халыкара конференциясе була. Уңыш факторлары, ярышлар теориясе, турнирлар һәм матчлар стратегияләрен эшләү, дөнья чемпионатының финанс һәм социаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Катнашучылар футбол индустриясенең икътисадый, социаль һәм идарә мәсьәләләренә багышланган теоретик һәм эмпирик тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Норматив хокукый актларның җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен катнашучыларны сайлып алуны игълан итте. Үз кандидатурасын республиканың 18 яше тулган кешесе (дәүләт хезмәткәрләреннән тыш) тәкъдим итә ала.
Республиканың биотехнологияләр инжинирингы региональ үзәге җитештерү линияләренең технологик мөмкинлекләрен бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев өйрәнде. Аңа уйлап табылган биопрепаратлар һәм уйлап табу стадиясендәге продуктлар турында сөйләделәр. Региональ инжиниринг үзәгенең (РИҮ) лаборатория комплексы үз эшен узган елның декабрендә башлап җибәргән иде. Барлык бүлмәләр дә заманча технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Россия Федерациясе белән Кыргызстан Республикасының икътисадый интеграциясендә цифрлы трансформациянең роле. Әлеге мәсьәлә Җиденче Россия-Кыргызстан регионара конференциясенең көн үзәгендә булачак, ул 2018 елның 15 июнендә Чиләбедә узачак. Чарада Россия һәм Кыргызстан хакимияте органнарыннан, хөкүмәтнеке булмаган оешмалардан, экспертлар берләшмәләреннән 400 якын вәкил катнашачак.