Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Республиканың биотехнологияләр инжинирингы региональ үзәгендә булып кайтты

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Республиканың  биотехнологияләр инжинирингы региональ үзәге җитештерү линияләренең технологик мөмкинлекләрен бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев өйрәнде. Аңа уйлап табылган биопрепаратлар һәм уйлап табу стадиясендәге продуктлар турында сөйләделәр. Региональ инжиниринг үзәгенең (РИҮ) лаборатория комплексы үз эшен узган елның декабрендә башлап җибәргән иде. Барлык бүлмәләр дә заманча технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бу иң аз матди чыгымнар белән иң югары сыйфатлы продукт алырга һәм биотехнологик инновацияләр базарында конкуренциягә сәләтле булырга мөмкинлек бирә.

РИҮ резидентларының берсе булган "Органик Парк" компаниясе инде хәзер үк бер продуктны серияләп җитештерә башлаган, алты препарат теркәлү эшләрен уза һәм дүртесе апробация һәм эксперимент стадиясендә. РИҮ җитештерү базасы хайваннар өчен биоөстәлмәләр һәм дару препаратлары, шулай ук үсемлекләрне саклауны һәм туфракны эшкәртүнең биологик чараларын уйлап табуны һәм чыгаруны күздә тота.

Лаборатория хезмәткәрләре икътисад министрына Лизоамидаза дару препараты турында да сөйләделәр, аның хәзерге вакытка үзебездә һәм чит илләрдә җитештерелгән аналоглары юк.

 Татарстан Республикасы биотехнологияләренең РИҮ эшчәнлегендәге төп бурыч республика территориясендә биолаштырылган/экологик чиста/органик җир эшкәртүне тотрыклы үстерү өчен шартлар тудырудан гыйбарәт.


Министр Фәрит Габделганиев шулай ук Bionovatic сәнәгать комплексында булып кайтты, ул – компьютерлаштырылган  иң заманча җиһаз. Югары тыгыз ферментациянең үз технологияләре 1 мл эретмәдә 10 млр. кадәр тере микроорганизмнар булган югары концентрацияле биопрепаратлар эшләп чыгарырга һәм аларның хәтта идеаль булмаган саклану шартларында да яши алуына ирешергә мөмкинлек бирә.

Микробиологик препаратларны "Химград" технополисы базасында җитештерү – ферментлаштырылган берничә линия, каты һәм сыек фазалы ферментлаштыру, лиофиль киптергечләр, биомассаны әйләндерү һәм аннан бүленеп чыгарга тиешле продуктларны аерып алу, концентратлаштыру өчен җиһазлар ул. Быелгы ел ахырына компанияләр төркеме яңа куәтләргә чыгарга уйлый.

Татарстан икътисад министры билгеләп үткәнчә, заманча шартлар авыл хуҗалыгын бизнес буларак алып баруга яңача якын килүне таләп итә. Әлеге уйлап табулар хәтта климат шартлары начар булган очракта да яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International