1 июльдән башлап кайбер эшкуарлар онлайн-кассаларга күчәргә тиеш

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Быелның 1 июленнән башлап кайбер оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар онлайн-кассалар куллануга күчәргә тиеш. Алар арасында:

фараз керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын һәм салым салуның патент системасын кулланучылар;

ваклап сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручылар;

җәмәгать туклануы хезмәтен күрсәтүчеләр;

сәүдә эшчәнлеген сәүдә автоматлары аша гамәлгә ашыручылар.

2019 елдан башлап яңалыклар түбәндәге категорияләргә кагылачак:

фараз керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын кулланучы һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларга;

фараз керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын кулланучы, сәүдә эшчәнлеген акцизлы товарлардан башка гына башкаручы һәм хезмәт күрсәтүләрне ялланган хезмәткәрләрдән башка гына күрсәтүче индивидуаль эшкуарларга.

Индивидуаль эшкуарларга ярдәм итү максатларында 2018 һәм 2019 елларда бер берәмлек контроль-хисап техникасына 18 000 мең сумнан артмаган күләмдә салым кайтару каралган.

Онлайн-кассаларны куллануның яңа тәртибенә күчү буенча тулырак мәгълүмат Россия федераль салым хезмәтенең https://kkt-online.nalog.ru/ сайтына урнаштырылган.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International