Татарстанның коммерциягә карамаган оешмалары 78,8 милион сумны Россия Президенты грантларын бирүгә 2018 елда уздырылган беренче конкурс йомгаклары буенча оттылар. Әлеге акчалар 58 социаль әһәмиятле, шул исәптән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм аларны яклау, мәдәният һәм сәнгать, тарихи һәйкәлләрне саклау өлкәсенә караган проектны гамәлгә ашыруга тотылачак. 60% артык проектны - Казан, 10% артыгын - Чаллы, 9% тирәсен Алабуга коммерциягә карамаган оешмалары тормышка ашырачак.
Узган ел белән чагыштырганда, бу юлы Татарстаннан килгән җиңүчеләр саны арткан. 2017 елда беренче конкурс йомгаклары буенча республикадан 20 проект откан иде, быел бу сан өч тапкырга диярлек артты.
Әлеге конкурс Президент грантлары фонды тарафыннан елга ике тапкыр үткәрелә. Ул хөкүмәтнеке булмаган коммерциягә карамаган оешмаларның социаль әһәмиятле проектларына ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
ТР ИМ матбугат хезмәте