Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен Европа базарына чыгаруга ярдәм итү максатыннан июль ахырына Германия Федератив Республикасына бизнес-миссия планлаштырылган. Оештыручы – ТР эшкуарлыгына ярдәм фонды (Экспортка ярдәм үзәге). Бизнес-миссия программасында немец эшкуарлык бергәлекләренең хезмәттәшлек итү белән потенциаль кызыксынган вәкилләре белән эшлекле очрашулар, Германия предприятиеләре белән танышу каралган.
Бизнес-миссияне оештырганда Фонд үз өстенә түбәндәге чыгымнарны ала:
- бизнес-миссиядә катнашучы компанияләрнең теләгенә туры килә торган немец партнерларын сайлап алу;
- В2В-сөйләшүләр үткәрү өчен мәйданнар арендалау һәм бизәү, аны презентация җиһазлары белән тәэмин итү;
- Германия Федератив Республикасы предприятиеләренә барганда трансфер;
- бизнес-миссиядә катнашучы компанияләрнең эшчәнлеге кыскача тасвирланган аерым брошюралар чыгару, алар тарату материалы буларак файдаланылачак;
- профессионал тәрҗемәчеләр хезмәтләрен күрсәтү белән тәэмин итү.
Бизнес-миссиядә катнашуга гаризалар 2018 елның 19 июненә кадәр tatexport@yandex.ru электрон почтасына хат белән җибәрелергә яки +79697780077 телефонына шалтыратып хәбәр ителергә тиеш.
ТР ИМ матбугат хезмәте