Республика халкын социаль эшкуарлык нигезләре һәм бизнес-идеяләрне үстерү баскычлары белән Казанда уку семинарында таныштырачаклар. Белем бирү тренингы 4 июльдә 16:00 сәгатьтә КФУның "УНИКС" мәдәният-спорт комплексында була. Катнашучыларга социаль бизнес предприятиеләрен төзү нигезләре һәм аларның тотрыклылык критериеләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм чаралары, проектлар өчен финанслар һәм башка ресурслар җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.
Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре Мәскәүдә бизнес-миссиядә катнаша ала Эшлекле сәфәр июль аеның икенче яртысында булачак. Сәфәр кысаларында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе дәүләт корпорацияләренең һәм иң эре сәнәгать предприятиеләренең сатып алучы бүлекчәләренә бару һәм алар белән сөйләшүләр үткәрү планлаштырыла.
Татарстан муниципаль берәмлекләре һәм эшкуарлары "Бизнес-Уңыш" премиясен алуга гариза бирә ала. Әлеге конкурс ике турда түбәндәге номинацияләр буенча узачак:
- Иң яхшы яшьләр проекты. Сергей Выходцев исемендәге номинация;
- Иң яхшы җитештерү өлкәсе проекты;
- Сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә иң яхшы проект;
- Иң яхшы интернет-проект;
Казан шәһәре Идел буе районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның – Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Халыкның үз-үзен эш белән тәэмин итүенә ярдәм" программасында катнашучыларның бизнес-планнарын яклау буенча экспертлар советы утырышы узды. Совет составына Эш белән тәэмин итү үзәге, район Администрациясе хезмәткәрләреннән, салым органы вәкиленнән тыш Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге вәкиле дә керде.
2018 елның 20 июненнән алып 6 июленә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәт ярдәме инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында" 2014 елның 27 августындагы 616 номерлы карары нигезендә аккредитация алуга Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәт ярдәме инфраструктурасы субъектларынннан гаризалар алу турында игълан ителә.
Уку-укыту программалары, семинарлар, дискуссияләр, воркшоп һәм эшлекле уеннар. Моношәһәрләрне үстерү академиясе форумында катнашучыларны киң программа көтә. Бу хакта республика Кабминындагы бүгенге брифингта Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева сөйләде.
2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисад үстерү стратегиясенә үз башлангычын республиканың һәр кешесе кертә ала. Идеяләр рәсми сайтта кабул ителә: i.tatarstan2030.ru/ һәм "Татарстан – 2030" махсус мобиль кушымтасы аша.
Теләсә кайсы инициативага бәя биреп була. Аларның иң яхшылары Стратегия-2030 га кертеләчәк.
Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре Мәскәүдә бизнес-миссиядә катнаша ала Эшлекле сәфәр июль аеның икенче яртысында булачак. Сәфәр кысаларында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе дәүләт корпорацияләренең һәм иң эре сәнәгать предприятиеләренең сатып алучы бүлекчәләренә бару һәм алар белән сөйләшүләр үткәрү планлаштырыла.
Бу көннәрдә Мәскәүдә "Яши торган шәһәрләр" бергәлегенең бишенче форумы уза. Россиядән һәм Европадан килгән төрле тармак белгечләре – алдынгы экспертлар һәм үз эшләренең осталары киләчәкне проектлауның иң алдынгы һәм нәтиҗәле методикаларын һәм тәҗрибәләрен тәкъдим итәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациягә (КУЭ Корпорациясе) барып кайтты, анда ведомство башлыгы Александр Браверман белән очрашты. Очрашуда Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.