Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү тәҗрибәләре белән үзара Татарстан һәм Дагыстан алмашачак. Эшлекле очрашу 28 июльдә Татарстан делегациясенең Кавказдагы республикага эш сәфәре кысаларында була. Анда Татарстан Икътисад министрлыгы белгечләре һәм эшкуарлык бергәлеге вәкилләре катнашачак.
Эшлекле активлыкны ничек арттырырга һәм бизнеска административ басымны ничек киметергә – "Бизнес-десант" белем бирү проекты кысаларында өйрәтәчәкләр. Игътибар үзәгендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары. Тәҗрибәле бизнес-спикерлар, Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре үз белемнәре белән уртаклашачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Бизнес десант кысаларында эшкуарларга микрофинанс заемнарын алуга документлар тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.
Татарстанның берьюлы ике моношәһәре лидерлыкка чыкты. Бүген Мәскәүдә 2017 ел йомгаклары буенча Россиянең монопрофильле муниципаль берәмлекләре рейтингы нәтиҗәләрен әйттеләр. Бүләкләү тантанасында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Бүген Эшкуар йортында Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендә киңәшмә узды.
2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисад үстерү стратегиясенә үз башлангычын республиканың һәр кешесе кертә ала. Идеяләр рәсми сайтта кабул ителә: i.tatarstan2030.ru/ һәм "Татарстан – 2030" махсус мобиль кушымтасы аша.
Теләсә кайсы инициативага бәя биреп була. Аларның иң яхшылары Стратегия-2030 га кертеләчәк.
Республика халкын социаль эшкуарлык нигезләре һәм бизнес-идеяләрне үстерү баскычлары белән Казанда уку семинарында таныштырачаклар. Белем бирү тренингы 4 июльдә 16:00 сәгатьтә КФУның "УНИКС" мәдәният-спорт комплексында була. Катнашучыларга социаль бизнес предприятиеләрен төзү нигезләре һәм аларның тотрыклылык критериеләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм чаралары, проектлар өчен финанслар һәм башка ресурслар җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.
Эшлекле активлыкны ничек арттырырга һәм бизнеска административ басымны ничек киметергә – "Бизнес-десант" белем бирү проекты кысаларында өйрәтәчәкләр. Игътибар үзәгендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары. Тәҗрибәле бизнес-спикерлар, Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре үз белемнәре белән уртаклашачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Бизнес десант кысаларында эшкуарларга микрофинанс заемнарын алуга документлар тапшыру мөмкинлеге биреләчәк. Чаралар 25 июньдә республиканың Аксубай (Водстрой ур.,1), Әгерҗе (Карл Маркс ур.,13) һәм Апас (Ленин ур, 98) районнарында була.
Бүген Чаллыда "Моношәһәрләрне үстерү академиясе" форумы кысаларында матбугат конференциясе булды. ТОСЭР резидентлары исәбенә керү чиген киметү турында Внешэкономбанк рәисе урынбасары, моношәһәрләрне үстерү буенча өстенлекле проект җитәкчесе Ирина Макиева сөйләде.
Бүген Чаллы IТ-паркында Идел буе федераль округына керүче 13 РФ субъектының 79 монопрофильле муниципаль берәмлегеннән вәкилләр җыелды. Татарстан "Моношәһәрләрне үстерү академиясе" форумын үткәрү мәйданына әверелде.
Россиянең иң яхшы моношәһәрләре тобына кемнәр кергән – 25 июньдә Мәскәүдә игълан ителәчәк. Бу хакта бүген "Моношәһәрләрне үстерү академиясе" форумы кысаларында Внешэкономбанк рәисе урынбасары, моношәһәрләрне үстерү буенча өстенлекле проект җитәкчесе Ирина Макиева сөйләде. "Әлеге унлык калган 309 өчен үрнәк булачак", – дип ассызыклады ул.