Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү тәҗрибәләре белән үзара Татарстан һәм Дагыстан алмашачак. Эшлекле очрашу 28 июльдә Татарстан делегациясенең Кавказдагы республикага эш сәфәре кысаларында була. Анда Татарстан Икътисад министрлыгы белгечләре һәм эшкуарлык бергәлеге вәкилләре катнашачак. Визит кысаларында Дагыстан инфраструктурасы объектларына бару, ике төбәкнең эшкуарлары арасында B2B-очрашулар үткәрү, кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын өйрәнү планлаштырыла. Катнашучылар шулай ук алга таба хезмәттәшлек перспективалары, аерым алганда, уртак халыкара һәм регионара күргәзмәләр, форумнар, семинарлар, конференцияләр һәм башка чаралар үткәрү турында сөйләшәчәк.
ТР ИМ матбугат хезмәте