Стратегик үсешнең өстенлекле юнәлешләре. Татарстанда Идел буе ФО моношәһәрләре вәкилләре җыелды

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Чаллы IТ-паркында Идел буе федераль округына керүче 13 РФ субъектының 79 монопрофильле муниципаль берәмлегеннән вәкилләр җыелды. Татарстан "Моношәһәрләрне үстерү академиясе" форумын үткәрү мәйданына әверелде.

Чарада Внешэкономбанк рәисе урынбасары, моношәһәрләрне үстерү буенча өстенлекле проект җитәкчесе Ирина Макиева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Илья Кривогов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, моношәһәрләрне үстерү программалары департаменты генераль директоры урынбасары – җитәкчесе  Евгений Подшивалов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнаша.

Игяһтибар үзәгендә – проектларга идарә итү, шәһәр мохитенең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре һәм территорияләрне алга җибәрү ысул-кораллары.
 Форум кысаларында – уку-укыту чаралары сериясе, дискуссия маршрутлары, воркшоплар һәм эшлекле уеннар. Катнашучылар өчен түбәндәге семинарлар оештырылган: 
- "Цифрлы шәһәр мохите: үз шәһәреңдә аның үсешен ничек бәяләргә һәм онлайн-сервислар кече шәһәрләнең чын проблемаларын хәл итәргә ничек булышалар?";
- "Моношәһәрләрдә социаль проектлар: бюджеттан тыш финанслауны гамәлгә ашыру һәм җәлеп итү тәҗрибәсе";
- "Үз кулларың белән шәһәр. Шәһәрдәге җәмәгать урыннарын һәркем файдалана алырлык чаралар белән ничек үзгәртергә".
Кунаклар бүген үк Моношәһәрләрне үстерү фонды белән берлектә гамәлгә ашырылган проектларны, шул исәптән Россия Федерациясендә генә түгел, ә гомумән Европадагы иң эре индустриаль парк булып торган "Мастер" Кама индустриаль паркының алтынчы чиратын, "Алабуга" МИЗ һәм Алабуга шәһәрен төзекләндерүнең биш адымы кысаларында гамәлгә ашырылган проектларны  күреп китәчәк.
Беренче "Моношәһәрләрне үстерү академиясе"нең бер көнлек семинар-конференцияләре сериясе 31 майда Екатеринбургта башланып киткән иде, 14 июньдә исә ""Моношәһәрләрне үстерү академиясе" Новосибирскида узды. Алга таба төрле федераль округлар өчен каралган чаралар Хабаровскида һәм Мәскәүдә  үтәчәк.


ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International