Бүген Чаллыда "Моношәһәрләрне үстерү академиясе" форумы кысаларында матбугат конференциясе булды. ТОСЭР резидентлары исәбенә керү чиген киметү турында Внешэкономбанк рәисе урынбасары, моношәһәрләрне үстерү буенча өстенлекле проект җитәкчесе Ирина Макиева сөйләде. "Чикне киметү өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгына мөрәҗәгать итәргә һәм заявка әзерләргә кирәк, ә шуннан соң техник үзгәрешләр булачак", – дип ассызыклады ул. Ирина Макиева Чаллының эре шәһәр булуын, шуңа күрә дә аның үзе өчен алдан ук бераз югарырак чик билгеләвен әйтеп узды.
Мондый территорияләрнең үзенчәлеге турында Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Илья Кривогов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, моношәһәрләрнең үз кораллары җыелмасы булырга тиеш. Эре шәһәрләр өчен ул – эре проектлар. "Шул ук вакытта кече бизнес турында онытырга ярамый. Кайбер шәһәрләр өчен ул кече бизнес кына түгел, ә, мәсәлән, туристлык юнәлеше яки сәнәгать юнәлеше булырга мөмкин. Һәркайсының үз кораллары, әмма якын килүләр бертөрле булырга тиеш. Шуңа күрә инвесторлар белән эшләү принципларына без барлык командаларны да өйрәттек: ресурсларны ничек табарга, регионнар, хакимият һәм бизнес арасында элемтәләрне ничек урнаштырырга. Коралларны сайлый белергә һәм профессионналлар дәрәҗәсендә аларга идарә итә белергә кирәк," – дип хәбәр итте Илья Кривогов.
Татарстан моношәһәрләрен үстерүгә ярдәм иткән өчен Фонд җитәкчесенә рәхмәт сүзен республика Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белдерде. Ул моношәһәрләрнең, хезмәт ресурсларының, структураның кызыклы булуын күрсәтү һәм инвесторларны җәлеп итү – гади булмаган бурыч, һәм шуңа күрә махсус ярдәм таләп итә.
"Хәзерге вакытта моношәһәрләр, сәнәгать парклары буенча эшкуарлыкны активлаштыруны кызыксындыруның өстәмә чараларының аерым бер комплексы эшләнә", – дип хәбәр итте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. – Болар: административ йөкләнеш басымын киметү буенча регионнарга ярдәм итү, уку-укытуга караган төрле программалар, кредит буенча процент ставкасын киметү яки субсидияләү". Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, финанс һәм юстиция министрлыклары белән берлектә яңа икътисадый продукт – сәнәгать мәйданчыкларында эшли торган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен процентсыз кредит – әзерләнә. Шулай ук Россиядә сәнәгать ипотекасы проектыннан гыйбарәт яңа продуктны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Моношәһәрләрне үстерү проектының Автошәһәрдә ни дәрәҗәдә уңышлы гамәлгә ашырылуы хакында шәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде. "Соңгы 17 елда Чаллыда республика күләмендә иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе теркәлгән. Яңа эш урыннары барлыкка килде, Россия һәм чит ил инвесторларының яңалары килде", – дип билгеләп узды ул. Мэр сүзләренә караганда, шәһәр өчен яңа мөмкинлекләр ачылу заманча кораллардан (Моношәһәрләрне үстерү фонды, Сәнәгатьне үстерү фонды, КУЭ Корпорациясе) файдалану һәм моношәһәрләрнең җитәкчеләрен "Сколково"да укыту программасы нәтиҗәсе булып тора.