Бүген социаль эшмәкәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Алар – эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда социаль мәсьәләләрне хәл итүчеләр.
Бу бәйрәм беренче тапкыр 2010 елның 28 июнендә Даккада билгеләп үтелгән иде. Монда социаль эшкуарлыкка ярдәм итүгә багышланган форум узган иде.
Татарстан эшкуарлары Мәскәүдә узачак 2018 "Икътисадның реаль секторын финанслау" бизнес-форумында катнаша ала. Чара 2018 елның 19 июлендә Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Россия Үзәк Банкы катнашында була. Төп бурычларның берсе – Икътисадның реаль секторын һәркем файдалана алаырлык итеп финанслау механизмнарын эзләү һәм Россия регионнарының инвестицион активлыгын яхшырту. Быелгы Форум илнең эчке финанс ресурсларын эзләү хисабына икътисадның реаль секторында перспективалы региональ проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланачак: сәнәгатьне үстерү, яңа инфраструктура, территорияне пространстволап үстерү.
Эшлекле активлыкны ничек арттырырга һәм бизнеска административ басымны ничек киметергә – "Бизнес-десант" белем бирү проекты кысаларында өйрәтәчәкләр. Игътибар үзәгендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары. Тәҗрибәле бизнес-спикерлар, Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре үз белемнәре белән уртаклашачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Бизнес десант кысаларында эшкуарларга микрофинанс заемнарын алуга документлар тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.
Татарстанда бизнеска ярдәм итүнең нинди чараларның булуы һәм эш башлаучы эшкуарларга нинди ташламаларның бирелүе турында Алтай Республикасы компанияләре вәкилләренә сөйләячәкләр. Әлеге эшчәнлекне үстерү тәҗрибәсе белән "Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Эшкуарлыкка ярдәм үзәге белгечләре уртаклашачак.
Эшлекле активлыкны ничек арттырырга һәм бизнеска административ басымны ничек киметергә – "Бизнес-десант" белем бирү проекты кысаларында өйрәтәчәкләр. Игътибар үзәгендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары. Тәҗрибәле бизнес-спикерлар, Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре үз белемнәре белән уртаклашачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Бизнес десант кысаларында эшкуарларга микрофинанс заемнарын алуга документлар тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.
2018 дөнья чемпионаты кысаларында 4 - 6 июль көннәрендә Татарстанда "TIDA Business Cup-2018" футбол турниры була. Спорт чарасында Россиядән һәм дөньяның төрле илләреннән эшкуарлар, топ-менеджерлар, потенциаль инвесторлар катнашачак. Ярышлар Иннополиста узачак.
Текстиль эшләнмәләр чыгаручы Татарстан эшмәкәрләре үзләренең товарларын "Fashion Expo Astana" халыкара мода күргәзмәсендә тәкъдим итә ала. Чара 2018 елның 4 - 6 июль көннәрендә Астанада (Казахстан) узачак.
Катнашучыларга үз товарларын һәм казанышларын күргәзмәнең түбәндәге бүлекләрендә күрсәтү мөмкинлеге бирелә:
Бүген Эшкуар йортында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча эшләү кысаларында уздырылган фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында экспертлар белән фикер алышулар үткәрде.
Кара, төсле металл ломын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча эшчәнлек башкаручы яки аны гамәлгә ашырырга теләгән эшкуарлар семинарда катнаша ала. "Кара металл, төсле металл ломын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча эшчәнлек башкаруга карата мәҗбүри таләпләр: типик хокук бозулар, профилактика" темасына чара 28 июньдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (бүл. 429) була.
Республиканың яшь бизнес-аналарын берләштергән проект үз эшен 9 июльдә башлап җибәрә. Бу көнне Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28) беренче уку-укыту тренинглары була. Эшлекле мохиткә чуму, бизнес-проектлар эшләү һәм ментор ярдәме каралган бушлай программа 5 көн дәвам итәчәк. Укуларның йомгаклау этабы - катнашучыларның проектлары конкурсы, аның җиңүчесенә үз бизнесын башлап җибәрүгә 100 000 сум күләмендә грант бирелә.