Һәр татарстанлы Стратегия-2030 га үз инициативасын кертә ала Идеяләр http://i.tatarstan2030.ru/ рәсми сайтында кабул ителә

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисад үстерү стратегиясенә үз башлангычын республиканың һәр кешесе кертә ала. Идеяләр рәсми сайтта кабул ителә: i.tatarstan2030.ru/ һәм "Татарстан – 2030" махсус мобиль кушымтасы аша.

Теләсә кайсы инициативага бәя биреп була. Аларның иң яхшылары Стратегия-2030 га кертеләчәк.

Сайтта, инициативалардан тыш, Стратегия-2030 ның хәзерге редакциясе, аның флагман проектлары белән, шулай ук яңалыклар тасмасында - Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган чаралар белән  танышырга мөмкин,

Татарстан 2030 — глобаль конкуренциягә сәләтле тотрыклы төбәк, "Идел-Кама"ның үсеш драйверы, кеше капиталының, инфраструктура, икътисад институтларының, тышкы интеграциянең (Россиянең үзәк евразия төбәге) һәм эчке пространствоның үзара берегеп үсешенең сыйфаты буенча лидер; үсеш темплары алдан билгеләнгән, халыкара хезмәт бүленешенә нык кертелгән төбәк.

Стратегия барлык министрлыклар, ведомстволар, оешмалар, ассоциацияләр, муниципалитетлар, республиканың кызыксынулы кешеләре катнашында эшләнде.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International