Кара, төсле металл ломын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча эшчәнлек башкаручы яки аны гамәлгә ашырырга теләгән эшкуарлар семинарда катнаша ала. "Кара металл, төсле металл ломын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча эшчәнлек башкаруга карата мәҗбүри таләпләр: типик хокук бозулар, профилактика" темасына чара 28 июньдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (бүл. 429) була.
Очрашуда бизнес вәкилләренә әлеге эшкә карата лицензия таләпләре, лом әзерләү эшчәнлегенә контроль үзенчәлекләре, иң еш очрый торган хокук бозулар һәм аларны бетерү ысуллары турында сөйләячәкләр.
Фикер алышу өчен башка сорауларны электрон адреска җибәрә аласыз: nadezhda.gornovskaya@tatar.ru.
ТР ИМ матбугат хезмәте