2018 дөнья чемпионаты кысаларында 4 - 6 июль көннәрендә Татарстанда "TIDA Business Cup-2018" футбол турниры була. Спорт чарасында Россиядән һәм дөньяның төрле илләреннән эшкуарлар, топ-менеджерлар, потенциаль инвесторлар катнашачак. Ярышлар Иннополиста узачак.
Эшмәкәрләр чаралар кысаларында шулай ук эшлекле очрашуларда һәм мәдәни программаларда катнашачак, "Алабуга" МИЗ, КИП "Мастер" территориясенә барып кайтачак, тәҗрибә уртаклашачак.
"TIDA Business Cup-2018" - бизнесны үстерү һәм спорт чараларының дустанә мохитендә партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру максатлары белән берләштерелгән коммуникацион проект. Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм "Russia Unites" Россия җыелма командасы җанатарлары клубы.
Программа һәм катнашу шартлары белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://tidacup.com/
ТР ИМ матбугат хезмәте