28 июнь – Халыкара социаль бизнес көне

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Бүген социаль эшмәкәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Алар – эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда социаль мәсьәләләрне хәл итүчеләр.

Бу бәйрәм беренче тапкыр 2010 елның 28 июнендә Даккада билгеләп үтелгән иде. Монда социаль эшкуарлыкка ярдәм итүгә багышланган форум узган иде. Россиядә мондый эшмәкәрләр өчен һөнәри бәйрәм 2013 елдан башлап  билгеләп үтелә. Бу көндә бөтен ил буйлап гадәттәгечә түгәрәк өстәлләр, семинарлар, тренинглар, акыл ярышлары, социаль проектлар күргәзмәләре, стартаплар бәйгеләре, видеоконференцияләр үткәрелә.

 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International