ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстанның вәкиллекле булмаган коммерциясез оешмалары 2018 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүнең икенче конкурсында катнашуга чакырыла

Социаль эшкуарлар форумында катнашуга заявкалар кабул итү төгәлләнә, чара 5 июльдә Ижевскида узачак.

Республика халкын социаль эшкуарлык нигезләре һәм бизнес-идеяләрне үстерү баскычлары белән Казанда уку семинарында  таныштырачаклар. Белем бирү тренингы 4 июльдә 16:00 сәгатьтә КФУның "УНИКС" мәдәният-спорт комплексында була.  Катнашучыларга социаль бизнес предприятиеләрен төзү нигезләре һәм аларның тотрыклылык критериеләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм чаралары, проектлар өчен финанслар һәм башка ресурслар җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

Текстиль эшләнмәләр чыгаручы Татарстан эшмәкәрләре үзләренең товарларын "Fashion Expo Astana" халыкара мода күргәзмәсендә тәкъдим итә ала. Чара 2018 елның 4 - 6 июль көннәрендә Астанада (Казахстан) узачак.

Катнашучыларга үз товарларын һәм казанышларын күргәзмәнең түбәндәге бүлекләрендә күрсәтү мөмкинлеге бирелә:


30
июнь, 2018 ел
шимбә

Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне уңаеннан ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев котлавы


29
июнь, 2018 ел
җомга

Татарстан Гарантия фонды белгечләре июль аенда республиканың өч шәһәре эшкуарлары өчен “эшлекле иртәнге аш” форматында очрашулар үткәрәчәк.

5 июль -  Чаллы

11 июль – Түбән Кама

18 июль - Әлмәт

ТР Икътисад министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

Эшлекле активлыкны ничек арттырырга һәм бизнеска административ басымны ничек киметергә – "Бизнес-десант" белем бирү проекты кысаларында өйрәтәчәкләр. Игътибар үзәгендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары. Тәҗрибәле бизнес-спикерлар, Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре үз белемнәре белән уртаклашачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Бизнес десант кысаларында эшкуарларга микрофинанс заемнарын алуга документлар тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы соңгы елларда тотрыклы рәвештә инвестицияләр кертү өчен иң кызыксындыра торган төбәкләр исемлегенә керә, бу югары потенциалның уңай инвестицион климатка ярашуы белән аңлатыла. Россия Федерациясе субъектларының инновацион үсеш рейтингында Татарстан өч ел рәттән Россия Инновацион технологияләр ассоциациясе төбәкләре арасында 1 нче урынны һәм Россия Федерациясе буенча 3 нче урынны ала. 

Татарстан эшкуарлары XV Кытай халыкара кече һәм урта эшкуарлык күргәзмәсендә – CISMEF 2018 – катнашырга чакырыла. Чара 2018 елның 10 – 13 октябрендә Гуанчжоу шәһәрендә узачак. Эшмәкәрләр үз продукцияләрен күргәзмәнең түбәндәге тармак профильләрендә тәкъдим итә алалар:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International