Татарстанда бизнеска ярдәм итүнең нинди чараларның булуы һәм эш башлаучы эшкуарларга нинди ташламаларның бирелүе турында Алтай Республикасы компанияләре вәкилләренә сөйләячәкләр. Әлеге эшчәнлекне үстерү тәҗрибәсе белән "Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Эшкуарлыкка ярдәм үзәге белгечләре уртаклашачак.
10 - 14 июль көннәрендә Алтай кунаклары эшлекле визит кысаларында бизнеска ярдәм итүнең төп программалары белән танышырлар, Эшкуар йортында булып китәрләр, шулай ук "БДБ илләре Казанда 2018" күргәзмәсендә катнашырлар дип көтелә.
Алтай эшмәкәрләре белән b2b-очрашуларында катнашу өчен төркем җыелы. Гаризаларны һәм фикер алышу өчен сорауларны электрон почтага юлларга мөмкин: Grigoriy.Konovalov@tatar.ru, Aleksey.Babaev@tatar.ru.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843)524-90-90, 8(843)524-91-37.
ТР ИМ матбугат хезмәте