Хезмәттәшлек турында сөйләшенгәнлек һәм тәҗрибә уртаклашу. Томск бизнесменнарының Татарстан Республикасына визиты төгәлләнде

2018 елның 17 августы, җомга

Бизнес-өлкәдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, җитештерү товарларын күрсәтү, Татарстан эшкуарлары белән перспективалы хезмәттәшлек турында фикер алышу. Томск бизнесменнарының Татарстан Республикасына булган визиты бик файдалы һәм уңышлы узды. Себердән килгән КУЭ вәкилләре төбәктәге икътисадый потенциалны өйрәнделәр, берничә җитештерү компаниясендә булдылар, "Эшкуарлык фабрикасы" проектында катнашучылар белән очраштылар.

Бизнес-миссия Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасының идарәи кадрларын әзерләү буенча Президент программасын тәмамлап чыгучылар ассоциациясе ярдәмендә узды. "Әлеге чара төбәкнең кызыксындыру дәрәҗәсен арттыруга, республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектларны үстерү мөмкинлекләрен күрсәтүгә һәм зур предприятиеләр өчен потенциаль партнерларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән", – дип билгеләде Икътисад министрлыгы белгечләре. Визит кысаларында кунаклар һәм республика предприятиеләре арасында алга таба хезмәттәшлек итү турында килешенгәлекләргә ирешелде.

Томск бизнесы вәкилләре белән Татарстандагы моңа охшаш очрашулар ел саен уздырыла. Күп еллык уңышлы хезмәттәшлек һәм эштәге прфессионаллык өчен бүген Фәрит Габделганиев җитәкчелегендәге Икътисад министрлыгы коллективына Томскиның "Бизнесны үстерү фонды" вәкилләре рәхмәт тапшырды. "Сездән алынган ярдәм – ул Россиядәге яшьләр бизнесын үстерүгә кертелгән бәясез өлеш һәм илебезнең иң яхшы киләчәге өчен казаныш", – дип ассызыклады кунаклар.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International