Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциясез оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс старт алды. Заявкалар 11 сентябргә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителәчәк(Мәскәү урамы, 55, 109 (яки 305) каб.)
Конкурс ике юнәлеш буенча уза:
Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү. Аталган юнәлеш кысаларында түбәндәге номинацияләр карала:
- җәмгыятьтә үз-үзеңне коррупциячел тотуга юл куймаучанлык формалаштыру;
- хәйриячелекне һәм ихтыярилыкны үстерү, яшьләрне патриортик тәрбияләү;
- граждани бердәмлекне һәм милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту;
- коммерциясез оешмалар эшчәнлегендәге иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау, уңышлы социаль технологияләрне тарату;
- иҗтимагый һәм сәяси проблемалар хакында фикер алышканда гражданнарның конструкттив диалог вәкаләтләрен, күнекмәләрен һәм гореф-гадәтләрен үстерү;
Гражданнарның яшәеш сыйфатын арттыру өчен шартлар тудыру. Атап үтелгән юнәлеш кысаларында конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
- муниципаль берәмлекләрдә иҗтимагый-мәдәни тирәлекне үстерү, ял итүнең сыйфатын һәм мәдәни байлыкларның файдалану дәрәҗәсен арттыру, туристлык өлкәсен һәм кунакчыллыкны үстерү;
- актив рәвештә озак яшәү өчен шартлар тудыру;
- массакүләм спортны үстерү, шул исәптән физик культура-савыктыру һәм спорт эшчәнлегенең инклюзив формаларын, һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру;
- өстәмә белем бирүне, цифрлы мәгърифәтне, фәнни-техник һәм рәссамчылык сәнгатен үстерү;
- өзлексез экологик белем бирү һәм халыкны мәгърифәтләү системасын үстерү.
Ләкин коммерциясез оешма бары тик бер генә заявканы бирә ала, ул 12 айдан артмаган срокта проектның тормышка ашырылуын күздә тотарга тиеш (проект 2019 елның гыйнварыннан башлана).
Конкурс нигезләмәсе белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/konkurs-so-nko-na-pravo-polucheniya-subsidii-iz-2911697.htm
Элемтә өчен телефоннар: (843) 524-91-84, 524-91-86, 524-91-85