Татарстан эшкуарлары Кырым Республикасына булган бизнес-миссиядә катнаша ала

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм эшлекле элемтәләр булдыру. 5-8 сентябрь көннәрендә шундый максат белән Татарстан эшкуарлары өчен Симферопольдә шундый бизес-миссия булачак. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары Кырымда яңа клиентлар һәм партнерлар табып, үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга сала алачак.

Эшлекле сәфәрдә катнашу өчен Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә делегация формалаштырыла.

Әлеге сәфәр турында тулырак мәгълүматларны алу өчен түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 524-90-90

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International