Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысына бәя уздыру департаментыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Җылы белән тәэмин итү өлкәсендә бәя билгеләү турында" 2012 елның 22 октябрендәге 1075 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында" РФ Хөкүмәте карары проекты буенча ачык консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать килде.
Проект карарның гамәлдәге редакциясендә аерым нигезләмәләрне җылы белән тәэмин итү өлкәсендә мөнәсәбәтләр системасын камилләштерү өлкәсендә федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә туры китерү максатларында эшләнгән, асылда:
- җылы белән тәэмин итүнең (кайнар су белән тәэмин итүнең) ачык системаларыннан файдаланып, кулланучыларга җылы белән тәэмин итүче бердәм оешмалар тарафыннан китертелә торган кайнар суга көйләүнең тиешле чорына билгеләнгән җайга салына торган бәяләрне (тарифларны) җайга салучы органнарның яңадан каравы турында йөкләмә;
- җылы белән тәэмин итүче оешмалар һәм җылылык челтәрләре оешмалары өчен билгеләнгән һәм җылы белән тәэмин итүнең бәя зоналарына күчеш чоры тәмамланган датага гамәлдә булган тарифларны (ставкаларны, зурлыкларны) индексацияләү тәртибен өстәү;
- бәяләр (тарифлар) билгеләү турында гаризага теркәлә торган документлар һәм материаллар исемлегенә өстәмәләр кертү, шулай ук 279-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү өлешендәге башка үзгәрешләр.
Бизнес-берләшмәләрнең вәкилләрен күрсәтелгән проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз.
Анда эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска җибәрү сорала: av.ponomareva@tatar.ru.