Корбан бәйрәмен һәм Татарстан Республикасы Көнен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә күпфункцияле үзәкләр ("Минем документлар" офислары) үзгәртелгән режимда эшләячәк.
20 һәм 29 август көннәрендә – эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
21 һәм 30 августларда барлык КФҮ филиалларында – ял.
Калган көннәрдә күпфункцияле үзәкләр гадәти режимда эшләячәк.
Визитларны планлаштырганда әлеге мәгълүматны тәгаенләштерүегез сорала.
КФҮ ("Минем документлар" офисларының) эш графигы белән, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр белән тулырак итеп сайтта танышырга була: http://mfc16.tatarstan.ru/
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте