Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ территориясендә бөгелүчән төрү материаллары заводын ачты

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә "Данафлекс-Алабуга" ҖЧҖнең бөгелүчән төрү материалларын җитештерү заводы тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

ТР Президенты сәламләү сүзендә ассызыклаганча, "Данафлекс-Алабуга"  - иң заманча җиһазландырылган югары технологияле производство.

"Бүгенге көнгә проектка 1,7 миллиардтан артык сум инвестицияләнгән. Бу эш дәвам ителәчәк. Яңа предприятиегә инвестициләрнең гомуми саны - 3 млрд. сум. Биредә 200 дән артык кеше хезмәт итә. Завод үсә барган саен хезмәт урыннары саны да артачак. Сезгә уңышлы бизнес телим", - диде ул. 

Сәнәгать үсеше фонды директоры Роман Петруц хәбәр иткәнчә, бер ел элек Фонд проектка 500 млн. сум бүлеп биргән. "Без шунда сыйфатлы төрү материаллары җитештерүгә юнәлдерелгән яхшы проектка акча биргәнне аңлый идек инде. "Данафлекс-Алабуга" продукциясенә Россиядән тышта да ихтыяҗ бар: компаниянең үз товарларын экспортка җибәрү планнары да бар", - диде ул. 

Роман Петруца сүзләренчә, Фонда ягыннан ярдәм күрсәтелгән проектлар саны буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында ТОП-5 кә керә. 

Ачылу тантанасыннан соң, Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми кунаклар предприятиенең производство линияләрен карадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International