Һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Петербург урамындагы (Эшкуар йорты) бизнес өчен КФҮдә эшкуарларга юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Квалификацияле белгечтән консультацияне 13.00-18.00 сәгатьләрдә түләүсез алырга мөмкин. Түбәндәге сорауларга җавап биреләчәк: "үз бизнесыңны ничек ачарга", "лицензияне ничек алырга", "патентны ничек теркәргә", "үз хокукларыңны ничек дөрес итеп якларга". Белгечләр фикеренчә, хәзерге җәмгыятьнең төп проблемаларыннан берсе – хокукый белем җитеп бетмәүдә. Консультацияләр башлап җибәрүчеләр өчен дә, инде гамәлдәге бизнесменнар өчен дә файдалы булачак.
Юридик ярдәм ТР дәүләт хезмәтләре сайтында https://uslugi.tatarstan.ru/("КФҮ-Казан, бизнес өчен КФҮ, Петербург, 28 – Бизнес өчен хезмәт күрсәтүләр – Юридик ярдәм" бүлегендә) алдан язылу нигезендә, яисә бизнес өчен КФҮ офисында (Петербург, 28) алына торган талон буенча электрон чират нигезендә күрсәтелә.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте