Фәрит Габделганиев IV Көнчыгыш икътисад форумының эш программасында катнашачак

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры IV Көнчыгыш икътисад форумының эш программасында катнашачак.

11 сентябрь көнне панель сессияләрне, бизнес-диалогларны һәм түгәрәк өстәлләрне дә кертеп, 50дән артык эш чарасы старт ала. Гадәттәгечә Форумның үзәк вакыйгасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашындагы пленар утырыштан гыйбарәт булачак. Быелгы утырышның темасы – "Ерак Көнчыгыш: мөмкинлекләр чиген киңәйтеп".

КИФ-2018 эш программасы кысаларындагы эш дүрт төп юнәлеш буенча алып барылачак.  

"Инвесторларга ярдәм итү кораллары: киләсе адымнар" беренче тематик блок үсеше алдан баручы территорияләр һәм Владивостокның Ирекле порты кебек төбәкне үстерү механизмнарының нәтиҗәләренә һәм киләчәгенә багышланачак. Дискуссияләр кысасында инвесторларның хокукларын яклау, бизнеска инфраструктура ярдәме күрсәтү, Рус утравында махсус административ район (офшор) төзү, шулай ук инвестиция буенча кызыксындыргыч илкүләм рейтингта ЕФО төбәкләренең алга китеше турында мәсьәләләр хакында фикер алышыначак.

"Ерак Көнчыгышның тармак өстенлекләре" юнәлеше кысаларында Форумда катнашучылар киләсе елларда төбәкне икътисадый үстерүдә катнашачак тармакларны үстерү проблемалары турында сөйләшәчәк. Асылда, урман сәнәгате комплексына, авыл хуҗалыгына, балыкчылык тармагына, нефть-газ эшкәртүгә, туристлык һәм порт инфраструктурасына, каты файдалы казылмалар табуга һәм эшкәртүгә, ювелир эшенә һәм геология-разведка өлкәсендәге законнарны камилләштерүгә багышланган дискуссияләр планлаштырыла.

"Глобаль Ерак Көнчыгыш: хезмәттәшлек итү өчен халыкара проектлар" тематик блогына Россиянең Ерак Көнчыгыш төбәгенең күрше илләр белән икътисадый кооперациясе, Азия-Тын океан төбәге өчен Ерак Көнчыгыш транспорт коридорларының роле, Владивостокта халыкара медицина кластеры булдыру, АТР интеграцияләү һәм энергетик хезмәттәшлек, Дөнья океаны ресурсларын үзләштерү һ.б. күп кенә мәсьәләләр буенча эш чаралары кертелгән. Шулай ук әлеге блок кысаларында теледебатлар һәм "Азиянең яңа геосәясәте һәм сәяси экономиясе: Россия өчен мөмкинлекләр" темасы буенча Валдай клубы сессиясе узачак.

"Кешеләр яшәеше өчен шартлар тудыру" блогында фикер алышу өчен темалар арасында – Ерак Көнчыгышта демография, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм фән, торак һәм шәһәр тирәлеге өлкәсендә илкүләм проектларны тормышка ашыру. Дискуссияләрдә катнашучылар шулай ук Ерак Көнчыгышта хезмәт базарын камилләштерү перспективалары, "Ерак Көнчыгыш гектары" программасы кысаларында җирләрне үзләштерү чараларын камилләштерү, социальхезмәтләрне финанслау һәм талантларга ярдәм итү, яшәү озынлыгын арттыру, төбәкләрне үстерүдә мәдәният учреждениеләренең роле турында да сөйләшәчәк.

Шулай ук КИФ-2018 кысаларында җиде ил бизнес-диалогы булачак: "Россия – Кытай", "Россия – Һиндстан", "Россия – Корея Республикасы", "Россия – Япония", "Россия –  АСЕАН", "Россия – Якын Көнчыгыш" һәм "Россия – Европа".

КИФ-2018 эш программасы белән тулырак итеп рәсми сайтта танышырга мөмкин: forumvostok.ru.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International