Цифрлы трансформация һәм Татарстанның илкүләм проектларда катнашуы Стратегия-2030 кертеләчәк

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә берничә яңа юнәлеш кертеләчәк. Алар арасында иң әһәмиятлеләре – Цифрлы трансформация һәм Татарстанның илкүләм проектларда катнашуы. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган мәгълүмат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.

Ул билгеләп узганча, Стратегия-2030 Татарстан Республикасын цифрлы трансформацияләүгә тулы бер бүлек багышланачак. Цифрлы икътисад буенча тәкъдимнәр эшләү һәм Стратегиягә кертү өчен махсус рәвештә югары уку йортларындагы җәмәгатьчелек тә җәлеп ителгән.  Цифрлы икътисад – киләчәк икътисадын формалаштыру турында быел уздырылган түбәндәге чараларда фикер алышынды:

- "Икътисадны цифрлы трансформацияләү" стратегик сессиясендә;

- "Татарстан Республикасы Стратегия-2030 өстенлекле юнәлешләренең берсе буларак цифрлы икътисадны үстерү" фәнни-гамәл конференциясендә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Песошин Алексей Валерьевич җитәкчелегендә эш төркеме формалаштырылган, ул Татарстан Республикасын цифрлы трансформацияләү программасын эшли. Әлеге программа һәм "Стратегия-2030" "цифр"лы бүлеге үзара бәйләнештә торачак. 

12 илкүләп проектын (программаларын) исәпкә алып, Стратегия-2030 структурасына төзәтмәләр кертеләчәк, аларны эшләү Россия Президентының тиешле "2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Указында каралган. Болар демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр тирәлеге, экология, иминлекле һәм сыйфатлы автомобиль юллары, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү, фән, цифрлы икътисад, мәдәният, кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү, халыкара кооперация һәм экспорт.

Олег Пелевин билгеләп узганча, Стратегия-2030 буенча ике күрсәткечкә төзәтмә кертү планлаштырыла.

Беренчесе – гомернең көтелгән озынлыгы, аны май указы нигезендә 2030 елга кадәр 80 яшькә кадәр җиткерергә кирәк (Стратегия-2030 буенча – 75,3 яшь).

Икенче күрсәткеч – физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче халык. 2024 елга кадәр май указы нигезендә ул халыкның 55 проценты бәрәҗәсендә булырга тиеш (Стратегия-2030 буенча – 45%).

Аның сүзләренә караганда, Стратегия-2030 программасына өч яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә учреждениеләр белән тәэмин итүнең (2021 елга кадәр) 100%лы күрсәткече кертеләчәк.

Стратегия-2030 нигезләренең берсе булып өч шәһәр агломерациясе тирәли формалаша торган өч икътисад зонасын аерып чыгару күздә тотыла: Казан, Кама һәм Әлмәт. "Икътисад зонасының тирәлекле структурасында агломерация поясы һәм агломерациясенең формалашучы йогынты поясы (икътисади зона поясы) аерып чыгарыла. Икътисади зона пояслары муниципаль берәмлекләре теге яки бу агломерациянең йогынты зонасына кермиләр. Әлеге поясларда үз үзәкләре формалашырга тиеш. Бу хәл республика территорияләренең бәйләнешен ныгытачак һәм аерым торучы муниципаль берәмлекләрнең үсеш алуын тәэмин итәчәк", – дип билгеләде Олег Пелевин.

Министр урынбасары шулай ук хезмәт, җитештерү һәм бүтән ресурслар чикле булган шартларда социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итү өчен муниципальара хезмәттәшлек итүнең махсус әһәмияткә ия булуын да билгеләде. Шуңа күрә дә әлеге мәсьәләгә Стратегия-2030 үзгәрешләр керткәндә махсус игътибар биреләчәк.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International