Яңа элемтәләр булдырырга һәм уртак хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышырга. Татарстан Республикасына шундый максат белән Германиядән менеджерлар килде. Стажировкада катнашучылар төбәктәге кайбер предприятиеләрнең һәм оешмаларның, асылда, инновацияле медицина үзәкләре өлешендәге эшчәнлеге белән танышты. Чит илдән килгән вәкилләр Татарстан территориясендә медицина хезмәтләре күрсәтүне оештыру үзенчәлекләрен өйрәнде, уртак бизнес-проектларны тормышка ашыруның перспективалы юнәлешләре турында сөйләште.
Чара Татарстанның Икътисад министрлыгы һәм республиканың Президент программасын тәмамлап чыгучылар ассоциациясе тарафыннан оештырылган иде. Стажировка Идарәи кадрлар әзерләү буенча Президент программасын тормышка ашыру кысаларында булды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте