2018 елның 24-25 октябрь көннәрендә Федераль таможня хезмәте теләктәшлегендә беренче тапкыр Халыкара таможня форумы узачак - бу 1999 елдан бирле уздырылган "Таможня хезмәте" еллык махсуслаштырылган күргәзмәнең яңа форматы. Форум Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә оештырыла.
Форумның төп миссиясе - тышкы икътисадны үстерү максатыннан, тәҗрибә уртаклашу, дәүләт һәм эшлекле бергәлекнең үзара хезмәттәшлеге өчен нәтиҗәле платформа булдыру. Тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерүнең, таможня идарәсен камилләштерү, экспортка ярдәмнең актуаль проблемаларын һәм башка темаларны күтәрәчәк бай эшлекле программа (сессияләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм презентацияләр) форумның аерым үзенчәлеге булачак. Моннан тыш, форум киң интерактив-экспозиция өлешен һәм күргәзмә стендларын тәкъдим итәчәк, анда Россия Федераль таможня хезмәтенең, финанс һәм логистика структураларының заманча мөмкинлекләре күрсәтеләчәк.
Чарада Россия Федерациясенең югары җитәкчелеге, федераль министрлык һәм ведомстволар, чит дәүләтләрнең таможня органнары, халыкара оешмаларның (Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Бөтендөнья таможня оешмасы, Бөтендөнья банкы, Ауразия икътисадый комиссиясе), иҗтимагый оешмаларның (Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге, "ОПОРА РОССИИ" Гомумроссия кече һәм уртакул эшкуарлык иҗтимагый оешмасы, "Деловая Россия" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы), тышкы икътисад юнәлешендәге берләшмәләр һәм ассоциацияләр, Россиянең һәм чит илләрнең эре компанияләре башлыклары катнашуы көтелә.
Халыкара таможня форумында катнашырга чакырабыз!
Элемтә өчен җаваплы зат:
Россия Федераль таможня хезмәтендә - Генералова Варвара Владимировна (8(499) 449-76-34, 8(903)160-30-66, GeneralovaVV@ca.customs.ru);
"МКВ" ҖЧҖ оештыручы компаниясендә - Баронин Максим Витальевич (8(495) 640-55-00 өст. 407, 8(925)100-27-19, baronin@icecompany.org).
Халыкара таможня форумы турында өстәмә мәгълүматны www.expocustoms.ru. сайтында алырга мөмкин.