18 октябрьдә планлы эшләргә бәйле рәвештә "Южный" КФҮ документлар кабул ителмәячәк

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

18 октябрьдә планлы эшләргә бәйле рәвештә "Южный" КФҮ (Җиңү пр., 100) документлар кабул ителмәячәк. Бу хәл трансформатор подстанциясендә планлы эшләр уздыру аркасында электрдан өзүгә бәйле. Зарурлык булган очракта үзәккә килүчеләр "Минем документлар" офисының иң якында, Җиңү Проспекты, 214 адресында урнашканына (КФҮ Совет бүлеге) мөрәҗәгать итә ала. Калган көннәрдә "Южный" филиалы штат режимында эшләячәк.

КФҮ ("Минем документлар" офисларының) эш графигы белән, шулай ук анда күрсәтелә торган хезмәтләр белән тулырак итеп сайтта танышырга була: http://mfc16.tatarstan.ru/

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International