Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Идарәи кадрларны әзерләү буенча Президент программасын уңышлы тәмамлап чыкты. Укыту эше Казан (Идел буе) федераль университетында гамәлгә ашырылды.
Икътисад министры урынбасарыннан тыш, белем бирү курсын тагын 81 белгеч узды. Курсны тыңлаучылар менеджмент, идарә һәм чит телләр өлкәсендә яңа белемнәр алды. Аттестацияләү комиссиясе чыгарылыш эшләрен әзерләүнең югары дәрәҗәдә һәм проектларны гамәлгә кертү өчен зур потенциал булуын билгеләде.
Идарәи кадрларны әзерләү буенча Президент программасы Татарстан Республикасында инде 15 ел тормышка ашырыла. Ул югары квалификацияле, компетентлы җитәкчеләр резервын төзүгә һәм икътисадның барлык тармакларын үстерүгә сәләтле идарәи потенциалны формалаштыруга юнәлдерелгән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте