Татарстан КФҮ эшчәнлеген оештыру нәтиҗәсенең югары дәрәҗәле төбәкләре төркеменә кергән

2018 елның 12 октябре, җомга

Татарстан КФҮ эшчәнлеген оештыру буенча лидер позицияләрен алып тора. 2018 елның беренче ярты еллыгында әлеге юнәлештә Россия Федерациясе субъектларының эшчәнлеген бәяләү нәтиҗәләре хакында Дагыстан Республикасының Каспийское шәһәрендә җиткерделәр, биредә Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр үзәкләренең россиякүләм форумы булды. Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы төзегән рейтинг буенча Татарстан Республикасы әлеге чор йомгаклары буенча күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) эшчәнлеген оештыруның югары дәрәҗәсен күрсәткән төбәкләр төркеменә эләккән.

Республиканың һәр муниципаль районында һәм шәһәр округында урнашкан "Минем документлар" дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр үзәкләрендә иң сорала торган дәүләт хезмәтләренең, муниципаль хезмәтләрнең 150 артык төрен һәм "бер тәрәзә" принцибы буенча башка төрле хезмәтләрне алырга мөмкин. Болар Росреестр, Салым хезмәте, ЭЭМ (шул исәптән Миграция мәсьәләләре идарәсе, ЮХИДИ), Суд приставлары хезмәте, Роспотребнадзор, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, Росимущество, "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ хезмәтләре, ЕСИА (дәүләт хезмәтләре порталында шәхесне раслау) һәм бүтән төрле хезмәтләр.

Быел "Минем документлар" офисларында шулай ук яңа төрле хезмәтләр дә булдырылды, алар арасында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урман декларацияләрен кабул итү һәм урман кишәрлекләре бирүгә бәйле хезмәтләре, "Дәүләт кадастр бәяләве үзәге" ДБУ хезмәтләре, халыкның мәшгульлек үзәкләренең яңартылган хезмәтләре, өстәм (ярдәмче) хезмәтләр.

2018 елның июлендә Казан шәһәренең Җиңү пр., 214 һәм Главная ур., 60 й. (Дәрвишләр бистәсендә) ике яңа "Минем документлар" офисы ачылды. Якын киләчәктә яңартылган, төзекләндерелгән үзәкләр Яр Чаллы һәм Чистай шәһәрләрендә дә ачылачак.

Уздырыла торган эшләр дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне "бер тәрәзә" принцибы буенча алуның уңайлы һәм үтемле булу дәрәҗәсен арттыруга, ә нәтиҗәләренең гражданнар тарафыннан уңай бәяләнүенә юнәлдерелгән. "Ваш контроль" федераль системасының аналитик мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында яшәүче гражданнарның КФҮ күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатыннан канәгать калу дәрәҗәсе 2017 елда - 91,8%, ә 2018 елның I - III кварталларында 96,8% тәшкил иткән, бу исә тиешле федераль күрсәткечнең план дәрәҗәсеннән шактый зур (90%).

Гамәлдәге "Минем документлар" офислары турында тулырак мәгълүматларны һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулырак мәгълүматларны http://mfc16.tatarstan.ru сайтында һәм КФҮнең 8 (843) 222-06-20 "кайнар линия" телефоны буенча алырга мөмкин.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International