"Россия һәм дөнья: илкүләм үсеш максатлары һәм глобаль трендлар" Х юбилей Гайдар форумы-2019 старт алды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә "Россия һәм дөнья: илкүләм үсеш максатлары һәм глобаль трендлар" юбилей Х Гайдар форумы башланды. Чарада Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.

Х Гайдар форумының пленар утырышында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, беренче форумда икътисад каршында торган глобаль чакырулар проблемасы төп тема булган иде. Аның сүзләренчә, "әлеге чакырулар хәзер дә тулы күләмендә безнең каршыда тора". "Узган унъеллыкта чакырулар аз булмады, еш кына аларны алдан белергә мөмкин иде, күпчелек очракта көтелмәгән булдылар, һәм хәзер аларга алга киткән икътисадлар да, үсеп килүчеләре дә юлыга, - диде Медевдев. - Бу иҗтимагый  тормышның барлык якларына диярлек кагыла торган югары билгесезлек дәрәҗәсе дә, үзе белән гаять зур мөмкинлекләр дә һәм моңа бәйле рисклар, шул исәптән инфраструктураны даими модернизацияләү зарурлыгын алып килүче санлы трансформация тизлеге һәм масштаблары да, ә бу исә бик кыйммәткә төшә".

Медведев экологик проблемалар да зур әһәмияткә ия, дип өстәде, социаль өлкәдә дә тигезсезлек көчәя, ул "хәтта шактый имин илләрдә дә массакүләм канәгатьсезлекләр китереп чыгара, һәм, ихтимал, мәшгульлек өлкәсендә булган яңа проблемалар аркасында тагын да артырга мөмкин".

"Глобаль икътисадны үстерүдән һәм халыкара сәүдәне киңәйтүдән килгән файданы бүлүдәге гаделсезлек, үсеп килүче илләрнең арта барган авырлыгы белән аларның халыкара сәүдә кагыйдәләрен билгеләүдә катнашуы арасындагы диспропорция. Бу хакта инде бик күптән сөйлиләр, тик, бернинди дә алга китеш юк, бу кагыйдәләр элеккеге килеш кала, ә диспропорция зурайганнан зурая", - дип йомгаклады Россия Хөкүмәте башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International