Россия кредит оешмалары кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен кредит ресурсларыннан файдалануны тәэмин итү максатыннан субсидияләр алырга мөмкин

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, 2019-2024 елларда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы ставка буенча биреләчәк кредитлар буенча алып җиткерелмәгән керемнәрен каплауга, федераль бюджеттан субсидияләр алуга вәкаләтле банклар сыйфатында, Россия кредит оешмаларын сайлап алуны башлау турында игълан итә.

Субсидияләр Россия кредит оешмаларына Федераль бюджет турында федераль законда тиешле чорга каралган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә 2019-2024 еллар чорында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү максатларында бирелә.

2019 елда кредитларның суммар күләме 1 трлн сум тәшкил итәчәк. Сайлап алуны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы оештыра. Сайлап алуда Россия кредит оешмалары катнаша.

Сайлап алуга гаризаларны һәм аларга кушымта итеп бирелгән документларны түбәндәге адрес буенча кабул итәләр: 115324, Мәскәү, Овчинниковская наб., 18/1 йорт, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Инвестицион сәясәт һәм эшкуарлыкны үстерү департаменты.

Элемтә өчен телефоннар: (495) 870-87-00 (өст 0521 яки 0550)

Элемтә өчен электрон почта адреслары:

TunyaevaEB@economy.gov.ru

Khaidukov@economy.gov.ru

Сайлап алуга гаризалар һәм аларга кушымта итеп бирелә торган документларны кабул итә башлау һәм тәмамлау датасы, вакыты:

гаризаларны кабул итүне тәмамлау датасы: 16:00  2019 елның «25» гыйнвары

Кредит оешмаларының катнашу шартлары һәм сайлап алуга документлар исемлеге "2019-2024 елларда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы ставка буенча биреләчәк кредитлар буенча алып җиткерелмәгән керемнәрен каплауга Россия кредит оешмаларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 2018 елның "30" декабрендәге Россия Федерациясе Хөкүмәте карарында язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International