Татарстан бизнесменнары барлык КФҮдә консультация алырга мөмкин

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Күпфункцияле үзәкләрнең ("Минем документлар" һәм "Минем бизнес") теләсә кайсы филиалында хәзер бизнеска финанс ярдәме буенча консультация алырга мөмкин. Хезмәтләр спектрын киңәйтүгә КФҮ белән ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды, КФҮ белән Татарстан Гарантия фонды арасында төзелгән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр ярдәмендә ирешелде.

Эшкуарлар дәүләтнең бизнеска нинди финанс ресурсларын һәм нинди файдалы шартларда бирергә әзер булуын белә алачак. Аерым алганда, бизнесменнар 5 миллион сумга кадәр заем алырга мөмкин. Еллык 7,5 процент белән финанс ярдәмен, физик зат поручительлеге һәм "ТР Гарантия фонды" коммерциясез оешмасы поручительлеге булган очракта, Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды күрсәтәчәк. Мондый ярдәм алуга гаризаны теләсә кайсы КФҮ офисында бирергә мөмкин.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International