Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәгендә "Санлы чорда намуссыз көндәшлек" темасына V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтте. Чарада Татарстан Икътисад министрлыгы белгечләре катнашты.
2019 елның 27 мартына кадәр Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлар өчен грантлар алуга гаризалар кабул итү ачык.
30-31 майда Бөек Новгородта Россия Федерациясендә Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм үзәкләренең VII Съезды үткәрелә. Чара Ярослав Мудрый исемендәге Новгород дәүләт университеты мәйданчыгында узачак.
28нән 30 мартка кадәр Красноярск икътисад форумы узачак. Анда Татарстан делегациясе катнаша, аның составына Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республика предприятиеләре һәм оешмалары белгечләре керәчәк.
7-10 апрельдә Мәскәүдә Чжунгуаньцунь технопаркының Административ комитеты генераль директоры Чжэ Лисинь җитәкчелегендә кытай делегациясе булачак. Эш сәфәре инновацияләр өлкәсендә Россия белән Кытай хезмәттәшлеген алга таба ныгыту, фәнни-техник, финанс хезмәттәшлегенә һәм ике илнең кече һәм урта предприятиеләре арасында хезмәттәшлеккә булышлык итү максатларында планлаштырылган.
2017 ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районында муниципаль берәмлекнең төп капиталына инвестицияләр җан башына исәпләгәндә 558,5 мең сум тәшкил иткән. Яңа Чишмә районында - 344,1 мең сум, Әлмәт районында - 313,2 мең сум. Соңгы биш елда үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. 2013-2015 елларда әлеге күрсәткеч буенча Менделеевск районы лидер булган, 2015-2016 елларда - Югары Ослан районы. 5 ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләрнең уртача суммасы 164 мең сумга якын.
26 мартта Санкт-Петербургта Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы каршында Санлы икътисадны үстерү буенча совет утырышы узачак. Ул "Санлы икътисадның төп активы буларак кеше капиталы" темасына багышлана.
2019 елның 23-26 апрель көннәрендә Мәскәүдә "Россия дәүләт-шәхси партнерлык атнасы" VI Инфраструктура конгрессы узачак. Бу - Россия һәм БДБда инфраструктура үсешенә һәм дәүләт-шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашыруга багышланган иң эре чара.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2019 елның гыйнвар-февраль нәтиҗәләре буенча сәнәгый җитештерү индексы 2018 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата 100,1% тәшкил иткән.
Россия Федерациясе Хисап палатасында Стратеглар форумының программа төркеме очрашуы узды. Киңәшмәдә 2019 елда Форумның төп темасы билгеләнде - илкүләм максатлар һәм территорияләр өчен нәтиҗәләр.