Татарстанның инноватор предприятиеләре Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм үзәкләренең VII Съездында катнашуга чакырыла

2019 елның 22 марты, җомга

30-31 майда Бөек Новгородта Россия Федерациясендә Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм үзәкләренең VII Съезды үткәрелә. Чара Ярослав Мудрый исемендәге Новгород дәүләт университеты мәйданчыгында узачак.

Чара интеллектуаль милек базары катнашучыларын, инновация проектларын гамәлгә ашыручы предприятие вәкилләрен җыячак.

Катнашу өчен түбәндәге сылтама аша теркәү формасын тутыру зарур: https://goo.gl/forms/DRensf1UcHsBAhIi1

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International