23-26 апрель көннәрендә Мәскәүдә инфраструктура үсеше һәм дәүләт-шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашыру хакында фикер алышалар

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елның 23-26 апрель көннәрендә Мәскәүдә "Россия дәүләт-шәхси партнерлык атнасы" VI Инфраструктура конгрессы узачак. Бу - Россия һәм БДБда инфраструктура үсешенә һәм дәүләт-шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашыруга багышланган иң эре чара.

Конгресста илнең 70 субъектыннан 1500дән артык делегат катнашыр дип көтелә. Алар арасында федераль һәм төбәк хакимиятләре вәкилләре, банклар һәм коммерция предприятиеләре җитәкчеләре, финанс һәм юридик консультантлар, инвестицияләр җәлеп итү һәм дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсендә  Россия һәм чит илнең әйдәп баручы экспертлары булачак.

Россия дәүләт-шәхси партнерлык атналыгы түгәрәк өстәлләрне, мастер-классларны, стратегик сессияләр һәм лекцияләрне үз эченә ала. Конгресс тематикасы җәмәгать һәм җитештерү инфраструктурасын үстерүгә - автомобиль һәм тимер юллар, күперләр һәм юлүткәргечләр төзү, ТКХ модернизацияләү һәм шәһәр мохитен төзекләндерү, сәламәтлек саклау инфраструктурасын, мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтүне үстерү, агросәнәгать һәм оборона комплексын үстергә бюджеттан тыш инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләрен колачлый.

Россия дәүләт-шәхси партнерлык атналыгы мәйданчыгында халыкара повестка кысаларында беренче тапкыр бизнес вәкилләре белән инфраструктура үсеше мәсьәләләре буенча "Егермелек төркеме"нең (G20) эш семинары узачак.

Программа һәм катнашу шартлары белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://www.p3week.ru

Чараны оештыручылар - "Илкүләм дәүләт-шәхси партнерлык үзәге" АКО, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы, "Эшлекле Россия" теләктәшлегендә Росконгресс фонды, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге, Стратегик инициативалар агентлыгы.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International